Туган өен белмәгән,

  Туган авылын белерме?

 Туган авылын белмәгән,

  Туган илен белерме?

                                           (татар халык мәкале)

            Туган җир, туган авыл, туган йорт – кеше өчен иң кадерле , газиз сүзләр. Алар адәм баласының мәңгегә җанында, йөрәгенең түрендә саклана. Кайда гына яшәмәсен, кайларда гына гомер кичермәсен, авыл кешесе туган җирен, туган туфрагын, сагынып, җирсенеп яши.Чөнки туган туфракка аның кендек каны тамган, туган туфракка ул тәүге тапкыр тәпи баскан.

            Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Һәр кешедә, әгәр ул чыннан да Кеше булса, үткәндәге белән элемтәне югалтмау өчен мәңгелек омтылыш яши. Әйе, һәрбер кеше үзенең туган авылының тарихын , нәсел-нәсәбен, аларның шөгыльләрен,  авылдагы географик атамаларны, аларның мәгънәләрен белергә тиеш .

Авылдагы географик атамаларның бик күбесенә борынгы заманнарда ук атамалар бирелгән. Бу атамалар, буыннан-буынга күчә барып, безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр, шуңа күрә алар теге яки бу төбәктә яшәгән һәм хәзер дә яшәүче халыкның теле, тарихы, этник багланышлары, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, тарихы, географик мохит-табигате, экологиясе турында күп кенә мөһим мәгълүматлар бирә торган “тарих хәбәрчеләре “ булып санала.

Яңа Әлем авылы тарихы

Яңа Әлем авылы Актаныштан 6 чакрым көньяк –көнбатыштарак  урнашкан. Җирлекнең иң зур авылларыннан берсе санала. Авылга  Бүләр хан токымыннан Ишмәт углы Әлем нәселе нигез сала, бүгенге көндә уникенче  буын вәкилләре яши. Ә зираттагы бер борынгы ташта исеме, вафат көне җуелган кешенең 1610 нчы елда бакыйлыкка күчүе язылган . Беренче булып авылга Әлем исемле кеше күчеп килә һәм үзенә урынны табигатьнең матур урыныннан – “Ике су арасы “ дип йөртелгән җирдән сайлый. Ә ул күчеп килгән авылны , Әлемнәр нәселенең өлкәнрәге калганлыктан , Иске Әлем дип , кечерәген-  күчеп килгән  авылны  Яңа Әлем дип атый башлыйлар. Алар башкорт катламыннан саналалар, аннан типтәрләр һәм мишәрләр өйдәш булып керәләр.

Авыл утырган урын тоташ катнаш урман белән капланган була.  Авылларда хуҗалыклар саны ишәя, иген үстерү өчен басулар күбрәк кирәк була башлагач, ураманнарын  кисү күбәя. Кыр урталарында , чокыр-чакырлы урыннарда әле дә ялгыз тирәкләрнең яки оеш-оеш куакларның булуы чыннан да моның шулай икәнлеген раслый шикелле. Чөнки беренче килеп утыручылар агачларны тигез урыннарда  төплиләр , ә чокыр-чакыр тирәләренә кемнең утырасы килсен дә , кем артык көч чыгарып кирәксезгә агач төпләсен соң? Тик вакытлар үтү белән, андый агачларның да күбесе череп ава. Әнә шундый череп ауган агачларның төпләре калдыкларын әле дә аланнарда  очратырга мөмкин. Алар гасырлар истәлеге булып ауныйлар шикелле.

Бүгенге көндә авылда 461 хуҗалыкта 1304 кеше яши. Хуҗалыклары һәм халык саны буенча районда өченче урында.

                                    Гидронимика

 

 Топонимия фәне географик атамаларны, аларның килеп чыгышын, таралышын, кулланылышын һәм эволюцион үсеш этапларын өйрәнә.  Ул үз эчендә оронимика, гидронимика һәм микротопонимикага аерыла.

Гидронимика-  сулыкларның, чишмә, елга- инеш, күлләрнең  исемнәрен, килеп чыгышын өйрәнә торган фән.

Яңа Әлем авылы тигез урынга утырган . Биредә башка төбәкләр кебек мактанырлык, челтерәп аккан чишмәләр дә, җәелеп яткан түгәрәк күлләр дә, ярларга бәрелеп ага торган елга-инешләр дә  юк.  Бу бүлектә зур урынны буалар, коелар,  аларның тарихи исемнәре алып тора.

Зимский коесы

Авылдан ярты чакрым ераклыкта Зимский кое урнашкан.  Безнең авыл халкы гомер-гомергә суны шуннан ташып эчкән. Соңрак су торбалар аша авылга кудырылган. Авыл халкы элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән.  Бераз соңрак , илдә промышленностьның үсүе белән , бакырчылар , кургашчылар , кирпеч сугучылар килеп чыгалар. Кирпеч сугучылар Яңа Әлем якларында да булалар һәм авылдан ерак булмаган елга буена урнашып , үз эшчәнлекләрен башлыйлар. Кирпеч өчен балчык казып алынган урында чокыр барлыкка килә. Вакытлар үтү белән, елганың суы кибә һәм ул шушы чокыр эчендә генә җыелып кала. Менә шушы чокырны кирпеч җитештерүчеләрнең җитәкчесе Краснов фамилиясе белән  “Краснов буасы” яки аның милләтенә карап “Рус буасы “ дип йөртә башлыйлар. Бу урын әле дә шулай атала .  Хәзер әлеге урында кешеләрнең иң яратып эчә торган “Зимский” дип йөртелә торган кое барлыкка килә. Мөселман динен тотучыларга да Краснов –рус динендәге кеше тарафыннан ясалган  чокырдан чыккан су –шифалы икән тагы!

                                          Тайфа коесы

Бүгенге көндә бу кое үзе юк.  Кайчандыр кое булган яр буен Тайфа коесы дип атыйлар.  Кое исеме Тайфа исемле кеше исеме белән бәйле дип карала.

Чыпчык буасы

Сулыклар булмау сәбәпле, безнең якларда буалар төзелгән.  Буа- суның юлын бүлеп, буып тоту өчен ясалган корылма.

Тракторчы Ситдиков Галимҗан  Бөек Ватан сугышыннан соңгы  елларда авыл көтүлек җирендә буа ясый. Инде ярты гасырдан артык  әлеге буа Галимҗан абыйның кушаматы белән Чыпчык буасы дип йөртелә.

Сәләхи буасы

1970-1980нче  елларда районда  сугару агрегатлары барлыкка килә, басуларга, болыннарга су сиптерәләр. Шул максаттан Солтангол һәм Яңа Әлем авылы арасындагы болында буа ясала. Тик су чыганагы булмау сәбәпле, ул эшләп китә алмый. Язын  кар сулары белән суы арта, ләкин җәйге эсселәрдә буа суы кибә.  Бу буа шул чордагы колхоз рәисе Г.К.Сәләхетдинов фамилиясенә бәйле рәвештә Сәләхи буасы дип йөртелә башлый.

Элегрәк елларда Кәҗә буасы да булган. Бүген ул халык телендә генә калган, буа үзе юк.

                                           Авылым урамнары

Микротопонимика  топонимиканың  теге яки бу төбәктәге урам, тыкрык, чокыр, тау, болын һ.б. төшенчәләрнең атамаларын  өйрәнә торган бер бүлеге.

Авылда бүгенге көндә Г.Тукай, Һ.Такташ, К.Маркс,  Киров , М.Сәхипов, Ю.Гагарин, Яшьләр урамнары бар.  Ә халык телендә кайбер  урамнарны үз исемнәре булуга карамастан, иске гадәт буенча Типтәр урамы, Мишәр очы, Аръяк урамы, Тимеркул очы  дип атап йөртү әнә шул ерак чорлардан калган.

Мишәр очы  (Киров урамының көнчыгыш очы)

XVII-XVIII гасырларда мишәрләр авыл кешеләренә өйдәш булып кергәннәр. Алар  йомышлы татарлар булганнар, үзләренең җирләре булмаган. 1796 елда төбәктәге баш күтәрүчеләрне бастыруда катнашканнары өчен, ташламаларга ия булалар, аларга җир бүләк итәләр. Элекке башкортларга бәйлелеккә төшмәсеннәр өчен  кайгырталар. Мишәр очы шуннан сакланып калган.

Типтәр урамы (М.Сәхипов урамы).

Типтәрләр дә мишәрләр кебек өйдәш булып кергәннәр,  үзләрнең җирләре булмаган. Алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөргәннәр, солдат хезмәтеннән азат ителгәннәр, җиңеләйтелгән ясак түләгәннәр, соңрак алар авылның бер урамына килеп утыралар. Бу урам бүген халык телендә Типтәр урамы дигән атамага ия.

              Аръяк урамы - ярның аргы ягында яшәүчеләр.

Еллар үтү белән, авылда яңа урамнар барлыкка килә.

Тимеркул очы (К.Маркс урамы)- 1970нче елларда кечкенә авылларны оптимальләштерү нәтиҗәсендә Тимеркул авылы бетерелә, авыл халкының күп өлеше Яңа Әлем авылына күчерелә. Нәтиҗәдә яңа урам барлыкка килә, халык телендә Тимеркул очы дип йөртелә.

             Яшьләр урамының бер очы Байлар урамы, ә икенче очы Комгансызлар урамы дип атала. Бу урам 1980-1990 нчы елларда барлыкка килә . Беренче өй салучылар авылның җитәкче урыннарда эшләүче коммунистлар була, шуңа халык телендә Комгансызлар урамы дип йөртелә. Ә икенче очында Себердә эшләүче нефтьчеләр, районда эшләүче түрәләр өй салып чыгалар, халык телендә Байлар урамы дип атала.

                               Әрәмәләр, болыннар, басулар,  урманнар.

Авылның тирә ягындагы урманнарны, болын-әрәмәләрне, басуларны  бүгенге көндә дә төрле атамалар белән йөртәләр. Боларның күбесенең тарихын хәзерге буын кешеләре , бигрәк тә яшьләр белмиләр дә. Ә бит аларны белү һәркем өчен кызыклы .Мәсәлән , “Дегет күле чокыры” , “Җирән бүләге” , “Бурнаш” , “Коры каен сызасы “ , “Караңгылык сызасы “ , “Баланлы куак” , “Мәчет аршасы”  , “Камчау” , “Ает буе” , Сары саз басуы, Тирәк буе, һ.б.

            Олы әрәмә һәм Бәләкәй әрәмә- авылдан бер чакрым ераклыкта берсе төньяктарак,  икенчесе көньяктарак урнашкан урманнар. Күләме ягыннан  берсе зур, икенчесе кечкенә булганга,  халык телендә шулай йөртелә.

Баланлы куак- халык элек-электән монда баланга, шомыртка йөргән.

Дегет күле чокыры

Авыл зураю белән , җир җитми башлаган. Ә тирә-яктагы җирләргә Куян , Солтангол авылы кешеләре хуҗа булганнар  һәм Яңа Әлем кешеләренә бирергә теләмәгәннәр. Еш кына җир өчен сугышлар булып торган , хәтта кешеләрнең үлү фактлары да кабатланган. Шуннан соң кешеләрдә терлекчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнү арта. Авылдан ерак булмаган урында дегет кайнату эшен оештырып җибәргәннәр. Менә шуннан инде бу урынны “дегет күле чыга торган җир “ дип йөрткәннәр. Вакытлар үтү белән , елганың суы кибә һәм коры чокырга гына әверелеп кала. Шуннан соң бу урынны “Дегет күле чокыры” дип йөртә башлыйлар. 

Бурнаш урманы

Авыл кешесе гомер-гомергә аягына юкәдән үрелгән чабата кигән.  Юкәне авылдан шактый еракта урнашкан урманда хәзерләгәннәр . Юкәдән эшләнгән чыпта , мата мәгънәсен гарәп сүзе “Бурия “ аңлата. Хәзер менә  шушы чыпта үрергә юкә каезлаган урынны “Бурнаш “ диеп йөртелүен “бурия” сүзенең әнә шул вакытлардан үзгәрә-үзгәрә килгән нәтиҗәсе дип карарга булыр иде.

Электән килүче атамаларда  , гомумән , гарәп –фарсы сүзләренең теге яки бу күләмдә халык тарафыннан үзгәртелгән формалары еш очрый. Мәсәлән : “Җирән бүләге”. Бу  атаманың ничек килеп чыгу тарихын белү авыррак. Азербайҗан язучысы Байрам Байрамовның “Красавицей я не была” исемле повестенда Җирән бүләге- Болан чишмәсе мәгънәсендә аңлатыла.(Олейний родник) Булак сүзенең безнеңчә чишмә мәгънәсен белдерүе дөрес. Бу –фарсы сүзе. Казандагы Болак елгасының исеме дә, бәлки, шуннан алынгандыр. Ә безнең яклардагы сусыз аланны ни өчен шулай атаганнар -әлегә билгесез.

Сары саз басуы –Яңа Әлем белән Тимеркул арасындагы  басу. Яз һәм көз айларында яңгыр күп яву аркасында баткакка әйләнә. Шунлыктан еш кына файданылмыйча, әрәм булып ята.

Сыза.  “Татар энциклопедия сүзлеге” ндә яссы төпле, яр читләре чирәм яки куаклыклар белән капланган коры яки вакытлыча агымсулы үзән дигән мәгънәне белдерә.

 Караңгылык сызасы – әрәмәлек, таллык.  Монда бүгенге көндә колхоз көтүлеге.

Коры каен сызасы- бүгенге көндә халыкның печәнлек җирләре.

Әйе, кеше өчен дөньяда иң кадерле җир – туган җир. Аның шифалы һавасы, кызлар төсле сылу каеннары, иманнары нык  ир-егетләрдәй  таза имәннәре,  җәйрәп яткан болыннары, баланлы  әрәмәләре,  әрәмәләрендә сайраучы сандугачлары  барыбызга да якын, газиз. Кеше кая гына китсә дә,  җаны туган якка, туган туфракка  тарта.  

                                       Фәнни эшне башкарды : Галләмова Айгизә

 

 

                                           арткы биткә