Рәхим итегез! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын!

Актаныш- туган ягым

   

 Туган як, туган җир, туган авыл... Һәрбер кеше өчен иң кадерле  сүзләр.  Минем туган җирем - гүзәл Актаныш ягы. Шагыйрьләребез язганча, Җөмһүриятебез күгендә  Кояшның тәүге  нурлары  Актаныш төбәгендә кабына. Биредәге  халык,  өч сәгать поясы кисешкән урында яшәгәнлектән, башка татарстанлылардан 2 сәгать алданрак аягына киенә. Хезмәттәге уңышларының нигезе шуннан башлана.
       Бу районның ярларын берсеннән – берсе гүзәл, җырларда җырланучы Ык, Сөн, Агыйдел елгалары юа, ә төньякта мәгърүр Чулманың дулкыннары уйный. Кызларына чибәрлекне, сылулыкны, тал чыбыгыдай сыгылмалыкны, ир-егетләренә арыслан каһарманлыгын, ирек яратуны, хезмәттә янып-көюне Ходай табигать аша борынгы төрки бабаларыбыз каннарыннан бирле сеңдереп килә.
        Биредә 2002 ел башыннан 32456 кеше яши, шуның 98,07 процентын татарлар, 1,83 процентын марилар, калган өлешен руслар, башкортлар һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә.
       Район 1930 елның 10 августында төзелә . 2037,8 кв. км мәйдан били. Шуның 109882 гектарын авыл хуҗалыгы, 97,2 мең гектарын сөрү җирләре тәшкил итә, бөтен җирнең 8,9 процентын урман-куаклыклар алып тора.

  Актаныш - бәрәкәтле җир . Ә изге җир бик күп талантлар үстерергә сәләтле. Районыбыздан бик күп талантлы шәхесләр чыккан . Алар арасында кемнәр генә юк ! Республикабызның беренче  президенты М.Ш.Шәймиев, трагик артист М. Мутин,  мәшһүр җырчыбыз Ә.Авзалова , шагыйрьләр  Н.Баян, Г.Афзал, М.Мирза ,  галим һәм язучы Ф.Зыятдинов, атаклы баянчы К.Сатиев  һәм башкалар.

Туган якка багышланган җырлар

Алар безнең авылдан

Авылдашыбыз Х.Миңнегалиев иҗаты