Хисмәтуллина Гөлсинә Имамгали кызы

Гөлсинә Имамгали кызы Хисмәтуллина (Усманова) 1951 елның 27 декабрендә Яңа Әлем авылында туа. 1976 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Беренче рольләреннән үк үзенең ачык характерлы, үзенчәлекле юморга ия образларга тартылышын сиздерә. Г.Зәйнашеваның “Комиссия килгәч”ендә Гөләндәм, И.Касумовның “Тормыш бүләк итәм”ендә Гулям ханым, Н.Әсәнбаев һәм Ф.Әсәновның “Гомер узмый заяга”сында Лира кебек рольләр әнә шундыйлардан. Г.Хисмәтуллина 1978 елдан 1985 елга кадәр Әлмәт татар дәүләт драма театрында хезмәт итә. Биредә дә аңа үзенчәлекле характерлы яшь кызларны шактый күп уйнарга туры килә. Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә”сендә Алка, Р.Батулланың “Исәп-хисап”ында Нәсимә кебек рольләре аның уңышлы эшләреннән санала. Бүгенге көндә ул Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшли һәм күбрәк кыска дистанцияле, спектакль тукымасында артык зур урын алмаган, кискен характерлы рольләр башкара. Т.Миңнуллинның “Китәр юлың еракмы?”сында Люция, “Җен алыштырган”ында Шүрәле, С.Шәкүровның “Гапсаттар бабайның Кырымга сәяхәте”ндә Гандәлиф, М.Маликованың “Оҗмах балалары”нда Хәмдия, “Моңнар төште башыма”да Наилә, Илизә, З.Хәкимнең “Кишер басуы”нда Карак хатын, К.Тинчуринның “Юлларыңа ак җәймә”сендә Настя, Р.Хәмиднең “Хан кызы”нда Гәүһәршат, Ф.Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе”ндә Гыльмениса кебек образлар актрисаның үзенчәлекле таланты белән өретелгәннәр.

Рольләре:
«Гарасат»    Г.Сабитов   - Кыз
«Зимагур»    Ә. Әфтимиу   - Слуга
«Комиссия килгәч»    Г.Зәйнашева  -  Гөләндәм
“Тормыш бүләк итәм”    И. Касымов  -  Гулям ханым
«Ил»    К.Тинчурин   - Кыз
«Гомер узмый заяга»    Н.Әсәнбаев Ф. Әсәнов  -  Лира
«Габсаттар бабайнын Кырымга сәяхәте»    С.Шәкүров -   Маргарита
«Зәңгәр шәл»    К.Тинчурин   -  Мәйсәрә
«Китәр юлың еракмы?»    Т.Миңнуллин    - Люция
«Баласын җуйган болан эзеннән»    А.Гыйләҗев  -  Азия
“Юлларыңа ак җәймә”    Н. Әсәнбаев  -  Настя
«Оҗмах балалары»    М.Маликова  -  Хәмдия
«Кыргый кеше»    С.Шәкүров  -  Гандәлиф
«Моңнар төште башыма»    М.Маликова  -  Илизә, Наилә
«Кишер басыунда төн әле»    З.Хәким  -   Карак хатын
«Кияүлектә»    Ф.Бүләков  -  Әкьлимә
«Кызыма килер йөз кеше»    Х.Ибраһим  -  Җирия
«Җәмиләнең җенләнүе»    Ф.Садриев   -  Гыйльмениса
«Тигезсезләр»    Ф.Әмирхан  -  Маша, 
«Соң инде»    Г.Каюмов   -  Саимә
«Җен алыштырган»    Т.Миңнуллин  -  Шүрәле
“Хан кызы” (“Ханская дочь”)    Р. Хәмид  -  Гәүһәршат
«Айгырыңны үтечкә бир»    Р.Кинҗәбаев  -  Гөлзәйнәп
«Ялгышлар һәм язмышлар»    Г.Зәйнашева  -  Тәнзилә, Зөмәррә
“Гаугалы никах” («Филумена Мартурано»)    Эдуардо де  Филиппо (Г. Каюмов тәрҗемәсе)  -  Терезина
«Остазбикә» (“Во имя любви”)    Гаяз Исхакый  -  3-нче авыл хатыны
“Мөһаҗирләр” (“Беженцы”)    Мәхмүт Галәү  -  Сабира килен

 

 

<< арткы биткә