Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына- 131 ел

Габдулла Тукайга

   Гамил Афзал

Илдә туган ил улы син, илдә яндың

нур булып,

Ил күгендә яз идең син, илде калдың

җыр булып.

Илне яклап яуга чыктың, ил иңендә

изге син, —

Җанлы иттең, аңлы иттең, данлы иттең

безне син.

Ил йөзендә күз идең син, ил уенда

аң булып;

Кичләрендә моң буласың, көннәренә

 

таң булып.

                        

Бәйгеләр