Казан турында легенда һәм риваятьләр

Казан кайда корылган ?

Болгар дәүләтенә төрле кавемнәр яулар белән һөҗүм итеп торганнар. Көннәрдән бер көнне бик зур яу килеп, Болгар шәһәрен утка тоткан. Исән калган кешеләр яңа шәһәр урыны эзләп, Иделдән өскә менеп китәләр. Бер урында туктыйлар да :   -Әйдә, суга йомычка салабыз. Йомычка кайда әйләнеп бөтерелә, шул урында торып калабыз,-диләр.  Йомычка хәзерге Казан каласы салыначак тирәдә бөтерелә, һәм шунда , кала корып, яши башлыйлар.

Казанны биек җирдә Казан елгасы буенда төзергә булганнар. Монда куе урманнар, куаклы чокырлар дошманнан саклый алган. Әмма монда еланнар яшәгәннәр.Болгар ханы Ибраһим еланнарны бетерергә кушкан. Көз көне еланнар йокыга киткәч, аларны учакта яндырганнар. Шулай итеп ,еланнар янып беткәннәр.Ләкин бер зур канатлы елан калган. Ул кешеләргә ташлана башлаган. Бу көрәштә батыр да, елан да үлеп калганнар. Ә кешеләр еланнан котылганнар. Казанны шул биек җиргә төзегәннәр. Болгар ханы Ибраһим елан сүрәтен шәһәр гербы итәргә кушкан.