Метаграммалар

 

Метаграмма- табышмакның бер төре. Анда табышмак итеп бирелгән сүз, бер хәрефен үзгәртү белән , башка сүзгә әйләнә.

 

С белән мин бер баткак җир,

К белән күктә очам,

Т белән әкият герое,

Б белән чокыр булам.

 

У белән мин бер планета,

И белән ил саналам.

И не А га алыштырсаң,

Бер ат кертеп ябалар.

 

Уртада Т- гаиләдә төп эшчебез,

Н белән - ул иң кадерле кешебез,

Б белән - безнең әтинең анасы,

Калды сиңа барысын да табасы.