Сөембикә манарасы

     Сөембикә манарасыКазан Кирмәне җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда Хан мәчете буларак аталган, ләкин соңарак русларда йөргән Башня Сююмбике исеме белән атала башлый.

    Тарихчылар фикерләре буенча,  Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән. Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы  төзегән вакытында (1490) Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә Иван-3 янында яшәгән һәм Италия архитекторлары  белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакырган. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Башта яңа Манара - хәрби манара буларак төзелергә тиеш була, ләкин Мөхәммәд-Әмин үзенең фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) Хан мәчете булып аталган. Сөембикә соңгы елларда манарасында яшәгәнлектән, халык бинага 1560-еллардан соң Сөембикә манарасы исеме биргән.

       Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.

Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин, башка версияләргә күрә, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.

 

                                    

   арткы биткә