Сөембикә ханбикә

Сөембикә—Нугай морзасы Йосыф кызы. Аны Мәскәү тарафын­нан Казанга хан итеп куелган Җангалигә кияүгә бирәләр. Ләкин алар арасында мәхәббәт хисләре булмый. Мәскәү сәясәтен генә үткәрүдә һәм милләт мәнфәгатьләрен кайгыртмауда гаепләнеп, 1536 елда Җангали Казан бәкләре тарафыннан үтерелә. Хан булып, Казанга Сафагәрәй кайта. Сөембикә Сафагәрәйгә кияүгә чыга. Алар бик тату һәм яратышып яши башлыйлар. 1547 елда аларның уллары туа. Аңа Үтәмешгәрәй дип исем куялар. Ләкин 1549 елда Сафагәрәй вафат була. Сөембикә баласы белән тол кала. Озакламый Үтәмешгәрәйне хан итеп игълан итәләр. Малай үсеп җиткәнче дәүләт белән Сөем­бикә идарә итәргә тиеш була.

Казан феодаллары, аксөяк-морзалар, әле Мәскәү, әле Кырым яклы төркемнәргә бүленеп, Сөембикәгә каршы көрәшә башлыйлар. Казан ханлыгын саклап калу максатында аны, улы белән бергә, Мәскәү карамагына тапшыралар. Бу вакыйгадан соң Йосыф бәк һәм Нугайның башка морзалары, Сөембикәне үзләренә кайтаруны сорап, Явыз Иванга берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин аны әтисенә кире кайтармыйлар, Касыйм ханы Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр. Ә биш яшьлек улы Үтәмешгәрәйне, анасыннан аерып, Мәскәүдә калдыралар; чукындырып, исемен Александрга үзгәртә­ләр.

Халык арасында Сөембикә турында төрле риваятьләр йөри. Аларның берсендә Сөембикәнең, руслар кулына бирелмәс өчен, манарадан ташланып үлгәнлеге турында сөйләнә.

«Сөембикә бәете»ндә Сөембикә «күп кайгы һәм хәсрәт кичергән гүзәл хатын-кыз» буларак тасвирлана.

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә аның образына бик күпләр мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, рус язучылары тарафыннан XVIII гасырда берничә трагедия иҗат ителгән. Сөембикә язмышына М. Гафуриның «Сөем­бикәнең актык көне» шигыре багышланган.

Р. Батулланың «Сөембикә», М. Хәбибуллинның «Сөембикә хан­бикә һәм Иван Грозный» романнары—Сөембикә образына багыш­ланган иң күләмле әсәрләр. Төрек язучысы Илгаз Ваһап Нәүрүз­ханның «Сөембикә» романы татарчага тәрҗемә ителеп, 1992 елда дөнья күрде.

                Казан шәһәренең иң абруйлы урынында—Кремльдә—Сөембикә исеме белән бәйле манара бар. Сөембикә манарасы шәһәребезнең эмблемасына әйләнде. Ул—Казандагы милли архитектурабыз һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Шәһәребезгә килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Хәзер аның башында алтын ярым ай балкый. Ул 1990 елның көзендә куелды. Аны Шамил Сәфәров җитәкчелегендәге осталар ясады.