Тел турында күренекле шәхесләр

       Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул.

                                                                    К.Насыйри                        

     “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”

                                                                      Х. Сәрьян

       “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”  

     С.Максуди

Туган телеңнән өзелдеңме, яисә үз ихтыярың белән хыянәт иттеңме – бер җәзасыз калам дип уйлама. Ят тел хасиятенә күчкәндә җан тибешең күнегелгән табигый яшәү көеннән мәхрүм ителә. Эчке тетрәнү йөз-кыяфәтеңә, күз карашыңа, рухыңа бәреп чыга. Мондый чакта әнкә теленең көй шифасын, аһәң-тылсымын юксынган җан сыктый, бәргәләнә башлый…
Ана теленә хыянәт иттеңме – димәк, син кылган гөнаһ яки изге гамәлләреңне иңендә теркәп баручы фәрештәләрне санламыйсың.
Ана теленә хыянәт иттеңме – үткән буыннар хәтереннән мәхрүм калачаксың.
Ана теленә хыянәт иттеңме – табаныңны сыйпаган Җир, башыңны сыйпаган Күк белән догалану бәйләнешең өзелә.
Язмыш китабыңның бер телдә ачылып та, япканда инде икенче телгә күчерелүен гарештә кичермәсләр: син Күк каргышына дучар булачаксың…

  Марсель ГАЛИЕВ.

 

 

                                          <<   арткы биткә