Татар теле -энҗе, мәрҗән тулы тел

                Татар теле

                                                  Наҗар Нәҗми

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

        

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

 

           И Родной тел

                                    Вил Казыйханов

И родной тел, и красивый,                     

Папам, мамамның теле.                                                        

Мог я узнать күп нәрсәне                         

Син родной тел аркылы.                         

Бу языкта коляскада                                

Мамкам сказку көйләгән.                         

А затем төннәр буена                              

Бабуля рассказ сөйләгән.                         

А потом ни сәбәптәндер                      

Өйрәткәннәр рус язык.            

Якобы, тик шушы

Алам духовный азык.                           

Почему же нас детсадта                                      

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе когда обучали

Синдә сөйләтмәделәр

Вузга поступать иткәндә

Говорят син кирәкми

Дальше – больше жить иткәндә

Нужен ли ты вряд ли.

И родной тел, и матур тел,

Папам, мамамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәгә сине.

И родной тел, аңлаталар:

Можно жить и синсез.

Папа, мама и бабуля

Оставили меня телсез.

 

                           Туган тел

                                                   Хәсән Туфан

        Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

        Җитсен иде һәрбер күңелгә,

        Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

        Үзләренең асыл телендә.

        Атом көче, радио заманында

        Күрсәм иде шуны мин тагын:

        Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

        Тапса фәкать кардәш, туганын.

        Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

        Кем аркылы, ничек белдем мин?

        Бишектә үк мине өйрәтүчем,

        Туган телем - бәгърем, син ул, син!

        Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

        Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

        Син аңлаттың миңа, туган телем,

        Син өйрәттең миңа һәммәсен.

 

 

                      Туган тел хакында

                                                          Зөлфәт

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас.

       

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип

        Күзләреңә яшьләр тыгылыр - 

        Туган телең әнә шул булыр!

 

                  Тел ил белән икән

                                                          Сибгат Хәким

Язмышым, рәхмәттән башка

Бер сүзем юк бу җиргә,

Мин риза-бәхил; колак сал

 Минем соңгы гозергә.

Мин башка гозерләр белән

Сине бүтән йөдәтмәм,

     Язмышым, үзең аердың,

     Юк әткәм һәм юк әнкәм,

     Юк җирдә башка шатлыгым.

     Әйтче, мин кемнән, я, ким ?

     Әткәмнән мәхрүм итсәң дә,

     Телемнән итмә ятим.

              

                      Ана теле

                                                  Гамил Афзал

Һәркемгә дә иң газиз тел ана теле,

Янда гына сабый чакның раушан гөле

 Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.         

 

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч,

Балдай татлы — дуслар белән сайрашканда.

 

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә су табасың;

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

 

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!

 

Кайчагында адашкандай булам да мин,

Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен,

Туган телем балкыта да барыр юлны,

Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

 

                      Туган телем

                                                      Шәүкәт Галиев

        Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

        Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

        Апам биеп-биеп әйткән

        Матур сүзләр җанымдадыр!

 

        Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

        Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

        Абзам сынап-сынап әйткән

        Зирәк сүзләр адымдадыр!

 

        Язда уйнап-уйнап үскән,

        Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

        Көздә уйлап-уйлап үскән

        Туган телем канымдадыр!

 

        Телгә тимә - аңга тимә,

      Телгә тимә - канга тимә,

      Телгә тимә - намга тимә,

      Телгә тимә - җанга тимә!

 

                                   Ана теле

                                                      Марсель Галиев

            Синдәдер ул –

япан дала киңлекләре, дисәм,

 шул далаң күкрәгеннән җилле атларда җилдерә алырмынмы,

газиз Ана теле?!

           Синдәдер ул –

 кара урман ешкынлыклары, дисәм, шул урманың аланнарында

 адашып кала алырмынмы,

газиз Ана теле?!

          Синдәдер ул –

чиксез диңгез тирәнлекләре, дисәм, шул диңгезең дулкыннарын

 колачлап йөзә алырмынмы,

газиз Ана теле?!

          Синдәдер ул –

 кыя-таулар мәңгелеге, дисәм,

 шул кыяларың биеклегеннән торып күк бәгеренә кушыла алырмынмы,

 газиз Ана теле?!

           

              Менә мин уй җитмәс олылыгың каршында гади бер улың булып, гали бер колың булып сәҗдә кылам;

 Үткәннәрдә калыр “ киләчәккә барыр юлыңа мәңге тугры булырга ант итеп баш иям.

         

     .. “Аллаһ”, ата-ана дигән иң изге сүзләрнең галәми түгәрәк, кояшлы балдак хасил иткән камил яңгырашы

     Ул синдәдер, синдә генә.

     

        Бөек телләр арасында үз бөеклегеңне кылыч чыңы белән түгел, тыныч җырың белән раслый алу инсафлыгы –

        Ул - синдәдер, синдә генә…

 

         Уеп язылган борынгы таш китапларны, утлы гасырлар аша китереп, дөнья хәтеренә куша алу олпатлыгы –

        Ул-  синдәдер, синдә генә.

 

        Кальбеңдәге дала моңы, урман сере, дәря куәте, таулар горурлыгы –

         Ул -   синдәдер, синдә генә…

 

         Изге Тел иясе!

Илгә сан була алган күпме инсан, иманлы инанып, олылыгың каршында рәхмәтле хисләрдән баш ия бүген. Туган телгә тугрылар тәкдиренә - гомерлек тел ачкычлары, мәңгелек тел баскычлары!

 

Минем өчен шушы телдә-

         кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка.

Минем өчен шушы телдә –

                   кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли.

 Минем өчен шушы телдә –

                    Идел ага, иген үсә, илем ныгый

    Минем өчен шушы телдә -

                   тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме.

 

       Кылычтан кыелмаган ул, упкынга убылмаган, ялкыннан ялмалмаган ул, алтынга алданмаган – менә шундый үлемсез тел бит ул – Ходай кодрәте белән иңдерелгән

         Газиз ана теле!

 

 

 

 

 арткы биткә