Шагыйрь,   журналист,  Татарстанның   атказанган мәдәният

 хезмәткәре

Хәмит Миңнегалиев

 Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр арасында авылдашыбыз - шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит абый Миңнегалиевнең дә булуы безнең өчен аеруча куаныч. Ул бөтен гомерен “Актаныш таңнары” газетасында хезмәт куеп, үзенең эчтәлекле мәкаләләре , иҗаты белән район халкын аң-белемле итү , агарту эшенә багышлады. Бик күпләргә иҗат юлына басарга этәргеч бирүче остаз булды.Хәмит абый Миңнегалиев катлаулы тормыш юлы үтә. 1930 елның 25 мартында Актаныш районы Яңа Әлем авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлау белән колхозда эшли башлый. Чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгәннән соң, Урал металлургия заводларында хезмәт куя. Сәламәтлеге какшап, 1955 елда туган авылына кайта, төрле башкара.

1957 ел. Булачак шагыйрьне тетрәндергән вакыйга була :  әнисен яшен сугып үтерә. Әлеге вакыйга булачак шагыйрьгә бик нык тәәэсир итә. Җанын кая куярга белми йөргәндә, язмыш аны Актаныш редакциясе каршында  Суфиян ага Поварисов (Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, Башкортстанның  халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор) оештырган әдәби түгәрәккә китерә. Бер-бер артлы берничә шигыре “Игенче даны” газетасы  битләрендә басылу, аны үсендереп җибәрә. Редакция хезмәткәрләре Хәмит Миңнегалиевнең иҗади сәләтен күреп алалар һәм 1965 елның башында “Актаныш таңнары” газетасына  эшкә чакыралар. 1990 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы , Х.Миңнегалиев Яңа Әлем белән Актаныш арасында  биш чакрым араны көн саен барып-кайтып йөреп, 25 ел намуслы хезмәтен куя. Кичке мәктәп тәмамлап урта белем алырга да җитешә, язу камиллеген туктаусыз үстереп, танылган журналист һәм шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрелә.

 

Безнең Актанышыбыз –авыл хуҗалыгы районы.  Ул алдынгы игенчеләре, сыер савучылары, төрле өлкәдә  хезмәт куючы хезмәткәрләре  белән дан тота.  Хәмит абый аларга багышлап шарж-эпиграммалар, шигъри котлаулар иҗат итә. Аларның күпчелеге  2004 елда чыккан “Хезмәттә танылганнар һәм шигырьгә салынганнар” , 2006 елда басылган “Туган көнегез белән” җыентыкларында урын алган.

 

 

 

Хәмит Миңнегалиев китаплары