Авылдашыбыз

Х.Миңнегалиев   иҗаты


Хәмит абый Миңнегалиев катлаулы тормыш юлы үтә. 1930 елның 25 мартында Актаныш районы Яңа Әлем авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлау белән колхозда эшли башлый. Чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгәннән соң, Урал металлургия заводларында хезмәт куя. Сәламәтлеге какшап, 1955 елда туган авылына кайта, төрле башкара.

 1957 ел. Булачак шагыйрьне тетрәндергән вакыйга була :  әнисен яшен сугып үтерә. Әлеге вакыйга булачак шагыйрьгә бик нык тәәэсир итә. Җанын кая куярга белми йөргәндә, язмыш аны Актаныш редакциясе каршында  Суфиян ага Поварисов (Башкортсатнда яшәп иҗат итүче татар язучысы, Башкортстанның  халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор) оештырган әдәби түгәрәккә китерә. Бер-бер артлы берничә шигыре “Игенче даны” газетасы битләрендә басылу, аны үсендереп җибәрә. Редакция хезмәткәрләре Хәмит Миңнегалиевнең иҗади сәләтен күреп алалар һәм 1965 елның башында “Актаныш таңнары” газетасына  эшкә чакыралар. 1990 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы , Х.Миңнегалиев Яңа Әлем белән Актаныш арасында  биш чакрым араны көн саен барып-кайтып йөреп, 25 ел намуслы хезмәтен куя. Кичке мәктәп тәмамлап урта белем алырга да җитешә, язу камиллеген туктаусыз үстереп, танылган журналист һәм шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрелә.

 

 Туган авылым

Синдә җиргә аваз салган,

Тәпи баскан кеше мин.

Синдә җырлыйм туган авылым

Син-бит гомер бишегем.

         Сихри моңнарга күмелә

         Кичләрең, иртәләрең.

         Тәнгә сихәт , җанга куәт

         Шифалы чишмәләрең.

Бисмилла әйтеп бабамнар

Синдә нигез корганнар.

Бәхетле яшәсеннәр дип,

Безгә дога кылганнар.

         Догалары кабул булган

         Ут уйныйдыр кулларда.

         Сагынып, җирсәп кайтамын

         Кайда гына китсәм дә.

Үз итәдер киленнәрен

Кодалар, кияүләрен.

Кочак җәеп каршылый ул

Кунакка килгәннәрен.

         Туган авылым туганда ук

         Йөрәгемә уелган.

         Чит җирләрдә яшәсәм дә

         Чыкмыйдыр ул исемнән.

 


 

              Әнкәйләр булмаса

Әнкәйләр булмаса, җирдә

Хәят тә булмас иде.

көннәрне нурларга төреп

Ал таңнар атмас иде.

Әнкәйләр булмаса, җирдә

Чәчәкләр үсмәс иде.

матурлыгы күңелләрдән

Күңелгә күчмәс иде.

Әнкәйләр булмаса, җирдә

Кошлар сайрамас иде.

Канат кагып яшәр өчен

Тиңен сайламас иде.

Әнкәйләр булмаса, җирдә

Гүзәл җыр тумас иде,

буыннан буынга күчеп

Яңарып тормас иде !