Cезне үземнең сайтымда күрүемә шатмын!

Үзем турында сүзем

     Мин, Галләмова  Айгизә Мозаффар кызы, җырларда җырланган, риваятьләрдә сөйләнгән Актаныш районы Яңа Әлем авылында туып үстем. Бүгенге көндә Актанышның икенче санлы мәктәбендә 11 нче сыйныфта белем алам. Фән нигезләрен "4" ле һәм "5"ле билгеләренә  үзләштерәм. Яраткан дәресләрем - рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты. Буш вакытымда иҗат итәргә, сәйләннәр белән чигәргә, төсле буяулар һәм фотошоп программасында рәсемнәр ясарга яратам, әти-әниемә ярдәм итәм

 

 

Таныш булыйк- мин Айгизә,

Тудым Яңа Әлемдә.

Тәүге сүзләремне әйттем

Бөек Тукай телендә.

12 апрельдә туганга,

Айгизә дип исем бирелгән

Кыяр-кыймас кына йөзләремә

Яз бүләге сипкел сибелгән.

Пар канатлы гаиләдә

Үсәм җил-яңгыр тими.

Әтием белән әнием миңа 

Тәүфыйк һәм бәхет тели.

Гөрләвекләр кебек гөрләп

Үтә минем балачак.

Һәрбер гүзәл мизгел күңелемдә

Якты булып истә калачак.

Кечкенәдән минем күңелемә

Шәфкать орлыклары салынган:

"Кешелекле һәм дә кечелекле,

Мәрхәмәтле булып үс, балам!"

Мин гашыйкмын җиргә, табигатькә,

Яшеллеккә, зәңгәр һавага,

Мин гашыйкмын яхшы кешеләргә,

Мин гашыйкмын бөтен дөньяга!

Балачакның гүзәл мизгелләре

Шагыйрь Р.Миңнуллин белән конференциядән соң

Шагыйрь, ТР Дәүләт советы депутаты Р.Вәлиев белән бүләкләнү тантанасыннан соң

"Ялкын" журналы редакторы Й.Миңнуллина һәм "Белем.ру" ҖЧҖ җитәкчесе Р.Гатауллин белән